Анонс

ИГЪТИБАР: КОНКУРС!
"Җырлыйк әле. Караоке" тапшыруы кызыклы конкурс үткәрә. Сез авыл көйләрен яратасызмы? Яратасыз гына түгел - оста итеп башкарасыз дамы? Алайса, бу бәйге нәкъ сезнең өчен! Үз көчегезне сынап карагыз. Һәм, бәлки, уңыш сезгә елмаер! (Конкурсның шартлары "Яңалыклар" бүлегендә). Ә әлегә беренче өч конкурсантның чыгышларын карый торыгыз. Чыгышлар турында Сезнең фикерләрне көтәбез.
Җырлыйк әле"дә шатлыклы вакыйга. Ниһаять тапшыруның режиссеры Гүзәл Вәлиәхмәтова гаилә тормышына аяк басты. Никахлашу тантанасы 29 июль көнне Кол Шәриф мәчетендә узды. Ак юллар сезгә Алмаз һәм Гүзәл
Күпсанлы тамашачыларның теләген искә алып, җырчы - музыкантлар катнашында тагын бер тапшыру әзерләдек.11 февраль көнне 20.30 да "Җырлыйк әле"не карарга онытмагыз!
|