“ҖЫРЛЫЙК ӘЛЕ”ГӘ НИЧЕК ЭЛӘГЕРГӘ?

 

Тапшыруның уңышлылыгы тулысы белән катнашучыларның сәләтеннән hәм әзерлегеннән тора. Шуңа күрә мин күбрәк үзешчән сәнгатьтә катнашкан, сәхнәдә җырлау тәҗрибәсе булган hәвәскәрләрнең иҗатына таянам.

Бүгенге көндә тапшыруда катнашырга теләп бик күпләр мөрәҗәгать итә. Ләкин мин, беренче чиратта, аерым җырчыларның түгел, ә коллективларның теләген кәнәгатьләндерергә тырышам. Моның берничә сәбәбе бар.

1. Аерым җырчыларны чакырып тыңлап карау өчен безнең мөмкинлегебез (репетиция бүлмәсе) юк, ә коллективларга үзем барам, сайлап алуны урыннарда үткәрәм.

2. Аерым башкаручылардан яше, башкару осталыгы бер чама булган команда туплау бик катлаулы.

3. Мондый тапшыруларда җавапсызлык (килми калу, мәсәлән) гадәти. Нәтиҗәдә, әзерлексез кешене җырлатырга мәҗбүр булам, ә бу сыйфатка тискәре йогынты ясый.

Шушы сәбәпләрне искә алып, җыр сөючеләргә командалар булып берләшергә тәкъдим итәм. Авыл җирлегендә яшәүчеләр мәдәният бүлегенә, шәhәрдә яшәүчеләр эш урыннарына, профсоюз оешмаларына мөрәҗәгать итсәләр, теләкләренә тизрәк ирешерләр. Оештыру вакытында чыккан проблемаларны (эштән азат итү, автобус табу, командировочный түләү) административ рәвештә чишү күпкә уңайлырак.

 

Тапшыруның авторы

Нәҗип Бәдретдинов.

E-mail:tatkaraoke@mail.ru

Түбәндәге анкетаны тутырып, безгә электрон хат юлласагыз да була:

Исем-фамилиягез (яки коллектив):

Туган елыгыз:

Яшәү урыныгыз:

Телефон:

 
Анонс

ИГЪТИБАР: КОНКУРС!

"Җырлыйк әле. Караоке" тапшыруы кызыклы конкурс үткәрә. Сез авыл көйләрен яратасызмы? Яратасыз гына түгел - оста итеп башкарасыз дамы? Алайса, бу бәйге нәкъ сезнең өчен! Үз көчегезне сынап карагыз. Һәм, бәлки, уңыш сезгә елмаер! (Конкурсның шартлары "Яңалыклар" бүлегендә). Ә әлегә беренче өч конкурсантның чыгышларын карый торыгыз. Чыгышлар турында Сезнең фикерләрне көтәбез.

 

Җырлыйк әле"дә шатлыклы вакыйга. Ниһаять тапшыруның режиссеры Гүзәл Вәлиәхмәтова гаилә тормышына аяк басты. Никахлашу тантанасы 29 июль көнне Кол Шәриф мәчетендә узды. Ак юллар сезгә Алмаз һәм Гүзәл Күпсанлы тамашачыларның теләген искә алып, җырчы - музыкантлар катнашында тагын бер тапшыру әзерләдек.11 февраль көнне 20.30 да "Җырлыйк әле"не карарга онытмагыз!