Никах
Н.Бәдретдинов
Никах

Условия конкурса
Н. Бадретдинов

БӘЙГЕСЕ ТҮГЕЛ, ЧҮПРӘСЕ
Нәҗип БӘДРЕТДИНОВ
1985 елның матур бер кичендә фатирыбызга мине эзләп түгәрәк, көләч йөзле бер егет килеп керде. – Исәнмесез, миңа Нәҗип Бәдретдинов кирәк иде. – Мин булам Нәҗип. – Мин Георгий Ибушев булам, консерватория тәмамлап филармониягә эшкә килдем.

ТҮБӘНКАМАЛЫЛАР "ҖЫРЛЫЙК ӘЛЕ"ГӘ МӘХӘББӘТЕН АҢЛАТТЫ!
admin
Түбән Кама шәһәрендә "Җырлыйк әле" тапшыруының 10 еллыгына багышланган концерт-тамаша булган иде. Тапшыруның мөхәррире җырга-моңга сәләтлеләрне бер сәхнәгә җыйды бу кичне, нәтиҗәдә, бик матур концерт килеп чыкты. Түбәнкамалылар чын күңедән "Җырлыйк әле" тапшыруына, "Татарстан -Яңа гасыр" телеканалына рәхмәтләрен белдерә. Менә ул рәхмәт хаты, сезнең хозурыгызда.

МИҢГӘР СӘЛӘТЛЕЛӘРЕН КАРШЫЛАГЫЗ! (ФОТО)
admin
Үзенчәлекле Сабан туе белән данлыклы Саба районы Миңгәр авылы халкы "Җырлыйк әле" тапшыруында. Әлеге чыгарылыш якын арада күрсәтелергә мөмкин.

"ҖИҢҮ КИЛДЕ ШАТЛЫК БЕЛӘН КҮЗНЕ ЧЫЛАТЫП..."
-
"Җырлыйк әле"нең 8 май чыгарылышы Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышлана.

"ҖЫРЛЫЙК ӘЛЕ!"ДӘ ГАБДУЛЛА ТУКАЙ КӨНЕ!
-
26 апрельдә сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне иде. "Җырлыйк әле"нең 1 май чыгарылышында шагыйрьнең якташлары, Арча районы һәвәскәрләре аның иҗат җимешләрен башкарачак.

"ҖЫРЛЫЙК ӘЛЕ" ТҮБӘН КАМАДА БӘЙРӘМ ИТТЕ
-
Түбән Кама шәһәрендә "Җырлыйк әле" тапшыруының 10 еллыгына багышланган концерт булды. Шимбә кичендә аның беренче өлешен "Яңа гасыр" каналыннан карагыз.

НӘҖИП БӘДРЕТДИНОВНЫ ТУГАН КӨНЕ БЕЛӘН КОТЛЫЙБЫЗ!
admin
Бүген Нәҗип Бәдретдиновның туган көне. Аны гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез, ныклы сәламәтлек, зур уңышлар, гаилә иминлеге, бетмәс-төкәнмәс бәхет телибез!!!

МҮЛМӘЛЕЛӘР ӘЗЕРЛӘНӘ
-
Нәҗип Бәдретдинов шушы көннәрдә Биектау районы Мүлмә авылында булды. Авылның талантларын барлап, җырлатып кайтты. Якын киләчәктә алар "Җырлыйк әле!" тапшыруында катнашырга мөмкин.



 
Анонс

ИГЪТИБАР: КОНКУРС!

"Җырлыйк әле. Караоке" тапшыруы кызыклы конкурс үткәрә. Сез авыл көйләрен яратасызмы? Яратасыз гына түгел - оста итеп башкарасыз дамы? Алайса, бу бәйге нәкъ сезнең өчен! Үз көчегезне сынап карагыз. Һәм, бәлки, уңыш сезгә елмаер! (Конкурсның шартлары "Яңалыклар" бүлегендә). Ә әлегә беренче өч конкурсантның чыгышларын карый торыгыз. Чыгышлар турында Сезнең фикерләрне көтәбез.

 

Җырлыйк әле"дә шатлыклы вакыйга. Ниһаять тапшыруның режиссеры Гүзәл Вәлиәхмәтова гаилә тормышына аяк басты. Никахлашу тантанасы 29 июль көнне Кол Шәриф мәчетендә узды. Ак юллар сезгә Алмаз һәм Гүзәл Күпсанлы тамашачыларның теләген искә алып, җырчы - музыкантлар катнашында тагын бер тапшыру әзерләдек.11 февраль көнне 20.30 да "Җырлыйк әле"не карарга онытмагыз!