НӘҖИП БӘДРЕТДИНОВ, автор, мөхәррир
1952 елда Саба районы Урта Саба авылында туган. Кече яшьтән табигый музыкаль сәләте белән аерылып тора. 16 яшеннән Саба район мәдәният йортында баянчы булып эшли. Казан педагогия институтының Музыка факультетын тәмамлагач, 23 ел Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә концертмейстер-баянчы булып эшли. 2000 елда “Җырлыйк әле” дигән программасы белән Татарстан телевидениесенә килә һәм бүгенге көндә дә уңышлы гына эшли. Җырлар иҗат итә. Башкалардан аермалы буларак, күп җырларының сүзләре дә, көе дә, аранҗировкасы да үзенеке.
ГҮЗӘЛ ВӘЛИӘХМӘТОВА, режиссер
2001 елда Мәдәният һәм сәнгать университетының Актерлык бүлеген тәмамлап, Татарстан телевидениесенә режиссер-ассистент булып эшкә килә. Тамашачы аны “Киң күңел” тапшыруының алып баручысы буларак күреп белә. Күп тә үтми, иң җаваплы режиссер һөнәрен үзләштерә. Берничә телевизион проектта уңышлы гына эшләп, әйдәп баручы режиссерларның берсенә әйләнә. 2004 елдан “Җырлыйк әле” тапшыруында шушы җаваплы вазифаны башкара.
АЙДАР ФӘЙЗРАХМАНОВ, алып баручы
1955 нче елда Арча районы Урта Бирәзә авылында дөньяга килгән. Кече яшьтән җырлавы һәм гармунда уйнавы белән якташлары арасында дан казана. Мәктәптән соң Казан педагогия институтының Музыка факультетын, соңрак Татар дәүләт консерваториясенең Вокал бүлеген тәмамлый. Опера һәм балет театрында җырчы-солист булып эшли. Халык музыкасын, милли уен коралларын камил белүен искә алып, 2002 елда аны Татар дәүләт фольклор музыкасы ансамбленә сәнгать җитәкчесе итеп чакыралар. 2000 елдан “Җырлыйк әле” тапшыруының алып баручысы.
ТАНЫШ БУЛЫЙК: “ҖЫРЛЫЙК ӘЛЕ”!
Тапшыру беренче тапкыр эфирга 2000 елның 26 ноябрендә чыкты. Аның беренче варианты музыкаль табышмак һәм ребуслардан гыйбарәт иде. Уенчыларның авторларны белмәве, репертуарлары чикле булуы тапшыру саен бер үк җырларның кабатлануына китерде. 2004 елдан бу тапшыру концерт-конкурс формасында дәвам итте.
“Җырлыйк әле” җиңел карала торган күңел ачу тапшыруы, тик шулай да аның тәрбияви функциясе дә зур. Бүгенге көндә татарны, милләт итеп саклаган төп чараларның берсе – ул татар җыры. Тик татар җыры дип, тел белмәгән авторлар чыгарган рус һәм чит ил популяр музыкасын хәтерләткән мескен, зәгыйфь пародияләр түгел, ә милли үзенчәлеге булган, халкыбызга, туган җиребезгә, татарга гына хас булган тыйнаклыкка һәм саф мәхәббәткә дан җарлаган әсәрләрне генә атарга мөмкин. Ә андыйларны фәкать татар рухында тәрбияләнгән һәм милли горурлыгы булган шәхесләр генә иҗат итә ала. “Җырлыйк әле”нең башкаручылары гади хезмәт ияләре. Шуңа күрә дә тапшыруда радио-телевидение аша көн-төн әйләндергән җырлар түгел, ә фәкать халык күңеленә барып җиткән җырлар гына яңгырый. Шуңа күрә дә аның популярлыгы көннән-көн арта гына бара. Нәкъ шундый әсәрләрне пропагандалау максаты белән “Җырлыйк әле” тапшыруы сәнгать һәм музыка уку йортлары белән тыгыз элемтәдә эшли, чөнки анда укучылар татар музыкасының классик үрнәкләре булган җырларны алып киләләр.
Республикабыз районнарында яшәүче үзешчәннәр “Җырлыйк әле”не иҗади отчет итеп кабул итәләр. Аларның чыгышлары туган якларына дан җырлау һәм шул төбәктә яшәүче авторларның иҗатына нигезләнә. Ә чит төбәктә яшәүче милләтәшләребез үзенчәлекле җырлары белән генә түгел, ә безгә таныш булган җырларны яңача башкарулары белән тамашачыда кызыксыну уята.
Соңгы елларда төрле һөнәр ияләренең профессиональ бәйрәмнәрен безнең тапшыру кысаларында билгеләп үтүләре матур традициягә әйләнде. Мисал итеп Эчке эшләр министрлыгы ГИБДД хезмәткәрләре, нефтехимия өлкәсендә эшләүчеләр, урман хуҗалыгы, “Татэнерго” берләшмәсе, Мәгариф министрлыгы белән берлектә оештырылган тапшыруларны әйтергә мөмкин. Мондый тапшыруларны халык иҗат төркеменең гади хезмәт кешесенә ихтирамы дип кабул итә.
Бүгенге көндә “Җырлыйк әле” күпкырлы иҗади юнәлештә эшли. Игътибар итсәгез, бу тапшыру кысаларында халык җырчылары белән генә түгел, ә аерым авторларның иҗаты белән тирәнрәк танышырга мөмкин. Соңгы елда гына да шагыйрьләр М.Шиһапов, Р.Вәлиев, композиторлар М.Имашев, Т.Вәлиев, Г.Сәйфуллин, И.Хисматуллин һәм башка авторларның әсәрләренә нигезләнгән тапшырулар халыкта зур кызыксыну уятты.
Әйе, “Җырлыйк әле” ул халык иҗатының иҗади лабораториясе дип әйтергә мөмкин. Килгән башкаручыларның репертуарына, башкару осталыгына карап, теге яки бу районда житәкчелекнең сәнгаткә карата булган ихтибары ни дәрәжәдә икәнен чамаларга мөмкин. Ә балалар белән оештырылган тапшырулар бу төбәктә эстетик музыкаль тәрбиянең нихәлдә икәнең ялгышсыз әйтеп бирә.
Мәдәният сәнгать өлкәсендә эшләүчеләрдән тапшыруда катнашкан җырчыларның башкару осталыгы түбән, җыр текстларының сай эчтәлекле, көйләрнең зәвыксыз булуы турында тәнкыйть сүзләре ишетергә туры килә. Ләкин монда башкаручыларның да программаны оештыручыларның да гәебе юк. Егерме ел буена хөкүмәтнең халыкның рухи дөньясы булган мәдәният hәм сәнгатькә битарафлыгы бу өлкәдә чыккан проблемаларны үз агымына җибәрүе татар җырын шушы көнгә калдырды. 80-нче елларда җыр халыкка эстетик ләззәт, күңеленә ял, рухи байлык бирсә, бүгенге көндә ул мәҗлесләрдә кунакларның авыз чапылдаулары hәм башка кирәкмәс тавышларны каплап торучы аудио пәрдә булып хезмәт итә. |